Буа полицейскийлары пластик шешә белән алкоголь эчемлек саклаучыларны “эләктерделәр”
Июнь аендагы беренче очрак 7се көнне була. Кичке 7 тулганда полицейскийлар Буа шәһәрендә 1948 елгы ир-атның өеннән пластик шешәгә тутырылган 0,6 литр составы билгесез исерткеч эчемлек табалар. 10ы көнне мондый законсыз товар хуҗасын Казан-Ульяновск трассасында тоткарлыйлар. Киров өлкәсендә яшәүче ир-атның "ВАЗ-210740" автомобиле багажнигында ун 1,5 литрлы пластик шешәдә шулай ук...
Июнь аендагы беренче очрак 7се көнне була. Кичке 7 тулганда полицейскийлар Буа шәһәрендә 1948 елгы ир-атның өеннән пластик шешәгә тутырылган 0,6 литр составы билгесез исерткеч эчемлек табалар. 10ы көнне мондый законсыз товар хуҗасын Казан-Ульяновск трассасында тоткарлыйлар. Киров өлкәсендә яшәүче ир-атның "ВАЗ-210740" автомобиле багажнигында ун 1,5 литрлы пластик шешәдә шулай ук составы шикле спиртлы эчемлек табыла. Хәзер әлеге фактлар буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев