Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буа полицейскийлары юлда югалган хатын-кызны таптылар

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 августка каршы төндә Геленджиктан кайтып баручы ир (1975 елгы) белән хатын (1976 елгы), юлда сүзгә килеп, соңгысы Апас районы территориясендә автомобильдән төшеп кала һәм күздән югала. Ире аны таба алмый һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Хатынның үз сөйләвенә караганда, ул...

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 августка каршы төндә Геленджиктан кайтып баручы ир (1975 елгы) белән хатын (1976 елгы), юлда сүзгә килеп, соңгысы Апас районы территориясендә автомобильдән төшеп кала һәм күздән югала. Ире аны таба алмый һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Хатынның үз сөйләвенә караганда, ул юлга чыгып, бер автомобильне туктаткан һәм әлеге таныш түгел ир-ат йөртүчегә утырып киткән. Ул Апас районы Шонгыт авылына кайтып кич кунган һәм иртәгәсен әнисенә шалтыраткан. Әнисе - Буаның эчке эшләр бүлегенә. Полицейскийлапр хатын-кызны табалар һәм исән-имин өенә озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев