Үз вазифасыннан кирәгеннән артык файдаланган өчен чираттагы авыл җирле башлыгына карата суд утырышы булды. 1964 елгы авыл җирлеге башлыгы дүрт эпизодтан торган җинаять эшендә гаепләнә. Ул 2012 елда җирлекнең башкарма комитеты секретарена шул авылда яшәүченең билгеле кадастр номерлы җир участогына милекче хокуклары булу турында хуҗалык китабыннан ялган күчермә әзерләргә куша....
Үз вазифасыннан кирәгеннән артык файдаланган өчен чираттагы авыл җирле башлыгына карата суд утырышы булды.
1964 елгы авыл җирлеге башлыгы дүрт эпизодтан торган җинаять эшендә гаепләнә. Ул 2012 елда җирлекнең башкарма комитеты секретарена шул авылда яшәүченең билгеле кадастр номерлы җир участогына милекче хокуклары булу турында хуҗалык китабыннан ялган күчермә әзерләргә куша. Үзе документны имзалап, мөһер сугып раслый.
Бу хәлдән соң авыл җирлеге башлыгы тагын 3 авылдашына җир участоклары турында ялган документ рәсмиләштерә.
Суд аны биләгән вазифасыннан 2 елга читләштерү, 2 ел сынау срогы белән 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Нет комментариев