Кеше һәм закон

Буада ар-атны планшетсыз калдырганнар

Планшеты югалуы турында полициягә 1972 елгы ир-ат шалтырата. Ул аның кичке 5ләр тирәсендә үзе яши торган йорт янында юкка чыгуын әйтә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү барышында планшет хуҗасына кунак килүен, аларның бергә кәеф-сафа корып утырганлыгын ачыклыйлар. Яшәү урыны белән башка районда теркәлгән 1983 елгы ир-ат планшетны...

Планшеты югалуы турында полициягә 1972 елгы ир-ат шалтырата. Ул аның кичке 5ләр тирәсендә үзе яши торган йорт янында юкка чыгуын әйтә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү барышында планшет хуҗасына кунак килүен, аларның бергә кәеф-сафа корып утырганлыгын ачыклыйлар. Яшәү урыны белән башка районда теркәлгән 1983 елгы ир-ат планшетны "чәлдерүче" дә булып чыга. Хәзер аңа карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

Фото: kamchatka.aif.ru

 


Нет комментариев