Буада берничә квартирадан акча урлаучылар тоткарланды
Район эчке эшләр бүлегеннә алынган мәгълүматларга караганда, урлау фактларының беренчесе июнь башында теркәлә. Анда шәһәрнең Арефьев урамындагы бер йортның квартирасыннан 28 мең сум акча югала. Чираттагы очрак июль башында була. Шул ук урамдагы йортның квартирасыннан 24500 сум урлыйлар. Ике көннән әлеге хәл кабатлана - бу юлы шәһәрнең Ефремов урамындагы йорт...
Район эчке эшләр бүлегеннә алынган мәгълүматларга караганда, урлау фактларының беренчесе июнь башында теркәлә. Анда шәһәрнең Арефьев урамындагы бер йортның квартирасыннан 28 мең сум акча югала. Чираттагы очрак июль башында була. Шул ук урамдагы йортның квартирасыннан 24500 сум урлыйлар. Ике көннән әлеге хәл кабатлана - бу юлы шәһәрнең Ефремов урамындагы йорт квартирасы хуҗасы 6100 сум акчасыз кала. Әлеге өч квартирага да карак бернинди киртәләрсез кергән, чөнки аларның ишекләре бикләнмәгән була.
Каракны тоткарладылар Буа полицейскийлары. Ул - Ульяновск шәһәрендә яшәүче 1987 елгы ир-ат. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев