Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Буада өлкәннәргә социаль транспорт хезмәте күрсәтелә

“Демография” милли проекты кысаларында районга яңа “Lada Largus KUB” автомобиле кайтарылды. Әлеге транспорт авылларда яшәүче 65 яшьтән узган өлкәннәрне медицина учреждениеләренә ташу өчен социаль такси хезмәтен үтәячәк. Шушы көннәрдә ул эшен башлады. Аның белән маршрутка без дә чыктык.

Гадәти булмаган такси беренче эш көнендә Яңа Тинчәле авыл җирлегендә яшәүче әби-бабайларны фельдшерлык-акушерлык пунктына диспансерлаштыру узарга ташыган. Без килгән көнне ул Адав-Толымбай авылына берничә рейс ясады. Бүген ул 50 кешегә хезмәт күрсәтә.

Авыл фельдшерлары Альбина Васильева һәм Люция Каюмова исемлек буенча әби-бабайларны алдан чакырып куйганнар. Барысы да мондый бушлай транспорт булуга шат.

– Гомеребез авыр хезмәттә узды. Фермада бозаулар, дуңгызлар карадым, 40 ел эш стажым. Картаймышлы көндә рәхәт күрәсем бар икән. Дәваханәгә барырга такси ялларга яки улымның бушаган вакытын көтеп торырга туры килә иде. Хәзер менә машина үзе килеп ала, китереп куя, - диде 80 яшьлек Вера апа Васильева.

Аның сүзләренә Миләүшә апа Шәмиева да кушылды.

Әбиләрне дәваханәгә илтеп килгәч, ялгыз яшәүче 73 яшьлек Батырша абый Шәмсетдиновка да чират җитте. Ике таякта авырлык белән хәрәкәтләнүче карт капка төбеннән үк утырып, дәваханәгә юл тотты. Йөртүче Раил Сәлахетдинов һәрбер пассажирын ачык йөз белән каршы ала, автомобиленә утырта, иминлек каешын каптыра.

Өлкәннәргә игътибар да тансык бит.

“Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ләйсән Гафурова әйтүенчә, социаль такси ел ахырына кадәр 1345 өлкән кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Аякта йөрүчеләргә генә түгел, ә урын өстендәге авыруларга да, инвалидларга да. Андыйларны алып килү өчен автомобильдә махсус урын җиһазландырылган. Өлкәннәрне район үзәк дәваханәсенә генә түгел, үз авылының фельдшерлык-акушерлык пунктларына да йөртү каралган.

– Авыл фельдшерлары белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Әби-бабайлар медицина ярдәменә мохтаҗ булуларын башлап аларга әйтә. Ә без һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, - диде ул.

 

Әлфинур Йосыпова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев