30 август көнне Әлши авылында яшәүче егет Буаның үзәк базарында, сәүдә палаткасында чалбар киеп караганда кыйммәтле телефонын онытып калдыра. Июль аенда гына сатып алган телефонның бәясе 9 мең сумга якын тора. Егатнаң әнисе гаризасы буенча килгән полиция хезмәткәрләре мобильникны кем алуын кайнар эздән ачыклыйлар. Ул Ульяновск шәһәрендә яшәүче хатын-кызда табыла....
30 август көнне Әлши авылында яшәүче егет Буаның үзәк базарында, сәүдә палаткасында чалбар киеп караганда кыйммәтле телефонын онытып калдыра. Июль аенда гына сатып алган телефонның бәясе 9 мең сумга якын тора. Егатнаң әнисе гаризасы буенча килгән полиция хезмәткәрләре мобильникны кем алуын кайнар эздән ачыклыйлар. Ул Ульяновск шәһәрендә яшәүче хатын-кызда табыла. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Нет комментариев