Буалы ир-ат ипотека рәсмиләштерүгә 53 мең сум биргән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа районындагы авылда яшәүче 1978 елгы ир-ат ипотекага кредит алмакчы булып, интернетта телефон номерын күрсәтеп, заявка калдырган.
Озак та үтми аның телефонына таныш булмаган ир-ат шалтырата, үзен банк хезмәткәре итеп таныта һәм ипотека кредиты рәсмиләштерергә булышырга әзер булуын әйтә. Ир-ат ул әйткән кредит таләпләренә риза була. “Банкир-мошенник” берничә көннән аның документларын алып китәр өчен курьер җибәрүләрен дә әйтә. Килешенгән көнне мошенник кабат иргә шалтырата, ул Буага курьер килергә соңга калды, ипотеканы рәсмиләштерү һәм иминиятләштерү өчен банкомат аша гына акча җибәрергә мөмкинлеген хәбәр итә. Ир-ат аларга 53 мең 816 сум акча күчерә. Аннан мошенник ир-атка ипотека өчен документларын әзерләүләрен һәм аңа шалтыратачакларын әйтә. Тик бернинди шалтырату да булмый, мошенник телефонын сүндереп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев