Буалы хатын-кызга үзеннән башка кредит рәсмиләштергәннәр
Шәһәрдә яшәүче 1957 елгы Р.га таныш булмаган ир-ат шалтырата. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул үзен банк хезмәткәре һәм Р.ның әлеге банктагы исәп-хисабыннан акча салдырырга һәм аның исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен әйтә. Беррәттән әлеге һәм башка банкларда акчасы бармы-юкмы икәнен сораша.
Мошенник шулкадәр аның башын “әйләндереп” бетерә ки, хатын-кыз ул сораган аның бөтен сорауларына җавап бирә, шулай ук телефонына килгән смс-хәбәрләрдәге кодны да әйтеп тора. Эш беткәч, Р. мошенникларга әйткән банкларга бара, анда аның “күзен ачтыралар” – мошенниклар икәнен әйтәләр. Соңыннан ачыклана, мошенниклар аның исеменә 147 мең 798 сумга онлайн кредит рәсмиләштергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев