Буалы ир-атны хатыны чәнчегән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, район авылларының берсендә яшәүче гаиләдә кичен ызгыш чыккан. Кызу бәхәс вакытында хатыны 50 яшьлек ирнең корсагына пычак белән кадаган. Нәтиҗәдә ирне район үзәк дәваханәгә илткәннәр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев