Буаның “Пятерочка”, “Магнит” кибетләрендә Ульяновск егетләре нишләп йөргән?
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 апрель көнне шәһәрнең Төзелеш урамындагы "Пятерочка"дан билгесез затлар 13264 сумлык кофе урлыйлар. Икенче көнне дә каракларның кофега күзе "кызган", өстәвенә алар аракы да кыстырып чыкканнар. Бу факт "Шик" сәүдә үзәгендәге урнашкан "Пятерочка" да була. Полицейскийлар каракларны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар. Алар - Ульяновск...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 апрель көнне шәһәрнең Төзелеш урамындагы "Пятерочка"дан билгесез затлар 13264 сумлык кофе урлыйлар. Икенче көнне дә каракларның кофега күзе "кызган", өстәвенә алар аракы да кыстырып чыкканнар. Бу факт "Шик" сәүдә үзәгендәге урнашкан "Пятерочка" да була. Полицейскийлар каракларны "кайнар эз"дән тоткарлыйлар. Алар - Ульяновск шәһәреннән килгән 4 ир-ат.
13 апрель көнне полиция бүлегенә тагын мәгълүмат керә, бу юлы да "Магнит" кибете киштәсеннән 2932 сумлык кофе һәм чай юкка чыга. Угрыларның шәхесләре билгеле, алар шулай ук Ульяновск шәһәрендә яшәүче ике ир-ат.
Әлеге очраклар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев