Бурычка акча алып азартлы уеннарда оттырган ир-ат Буа полицейскийларына ялган гариза язган
Шимбә көнне район эчке эшләр бүлегенә 1992 елгы Тәтеш районында яшәүче ир-ат килә. Ул автомобилендәге кечкенә сумкасын урлауларын, анда 90 мең сумга якын акча булуы хакында хәбәр итә. Ул шулай ук документларның, банк карточкаларын югалуы хакында да гариза яза. Тикшерү барышында урлау фактының бөтенләй булмавы ачыклана. Ир-ат Тәтештәге эшмәкәрдән бурычка...
Шимбә көнне район эчке эшләр бүлегенә 1992 елгы Тәтеш районында яшәүче ир-ат килә. Ул автомобилендәге кечкенә сумкасын урлауларын, анда 90 мең сумга якын акча булуы хакында хәбәр итә. Ул шулай ук документларның, банк карточкаларын югалуы хакында да гариза яза. Тикшерү барышында урлау фактының бөтенләй булмавы ачыклана. Ир-ат Тәтештәге эшмәкәрдән бурычка алган 91 мең сум акчаны интернеттагы букмерлык конторасында спорт уеннарына ставка куеп оттырган була. Бу факт буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев