Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия бара

Буа районы буенча җәза үтәтү инспекциясе начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, амнистиягә инспекциядә исәптә торучы 33 кеше эләгә. Бүгенге көнгә 20 шартлы рәвештә хөкем ителүче зат исәптән төшерелгән инде. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан 2015 елның 24 апрелендә кабул ителгән 6576-6 номерлы карарының 4...

Буа районы буенча җәза үтәтү инспекциясе начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, амнистиягә инспекциядә исәптә торучы 33 кеше эләгә. Бүгенге көнгә 20 шартлы рәвештә хөкем ителүче зат исәптән төшерелгән инде. Бу юнәлештә эш дәвам итә.

Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан 2015 елның 24 апрелендә кабул ителгән 6576-6 номерлы карарының 4 пункты нигезендә җәзадан шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, җәзаның үтәлмәгән өлеше амнистия турында карар үз көченә кергәнче "йомшагракка" алыштырылган яисә җәза үтәү кичектерелгән хөкем ителүчеләр, шулай ук иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылучылар азат ителә. Ә менә аерым куркыныч рецидивлы җинаять кылучыларга, шулай ук җәза үтәүнең билгеләнгән тәртипләрен бозучыларга таралмый. "Дәүләт тарафыннан бүләкнең" мораль ягы җәзадан азат ителүчене намуска тартудан, цивилизацияле гражданлык җәмгыятенә кайтуга һәм законны тыңлау юлына басып совет халкының батырлыгын аклауга өмет бирүдән гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа районы буенча җәза үтәтү инспекциясе начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, амнистиягә инспекциядә ис...