Иске Суыксу авылындагы кибетне “бастылар”
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 мартка каршы төндә Иске Суыксу авылындагы азык-төлек кибетен "басып" чыкканнар. Караклар кибеттән 3400 сум акча, 1000 сумлык азык-төлек алганнар. Полицейскийлар угрыларны "кайнар эз"дән тоткарладылар. Алар шул ук авылдан 18 һәм 17 яшьлек егетләр. Соңгысы әлеге кибеттән быел февраль аенда бер тапкыр 2500...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 мартка каршы төндә Иске Суыксу авылындагы азык-төлек кибетен "басып" чыкканнар. Караклар кибеттән 3400 сум акча, 1000 сумлык азык-төлек алганнар. Полицейскийлар угрыларны "кайнар эз"дән тоткарладылар. Алар шул ук авылдан 18 һәм 17 яшьлек егетләр. Соңгысы әлеге кибеттән быел февраль аенда бер тапкыр 2500 сум акча, бер блок тәмәке урлап чыккан булган инде. Бу факт оператив тикшерү барышында ачыкланды. Егетләргә карата җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев