Хатынының әнисен үтерергә теләгән буалы ир-атның эшен суд карый
Фаҗига быел 15 апрель көнне була.
И. исерек килеш шәһәрнең Гагарин урамында яшәүче хатынының әнисенең квартирасына килә. Ир аңардан хатынының кайда яшеренгәнен әйтүен таләп итә. Квартира хуҗасы кызы яшәгән адресны бирмәвен әйтеп, кияүнең китүен сорый. Соңгысының аңа ачуы килә, үтерү белән янап, хатын-кызның тәненә пычак белән кадый башлый. Каза күрүче аны этеп җибәреп, квартирадан коридорга чыга ала, кияү анда да куып җитеп, тагын берничә тапкыр пычак белән кадый. Хатын-кыз урамга чыгып, ярдәм сорый. Шунда аңа “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакырталар.
Хәзер эш судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев