Мөкерле авылында суыткычкычлардан кем азык-төлек урлый?
1980 елгы ир-ат Мөкерле авылындагы йортка төнлә үтеп кереп, суыткычтан азык-төлек урлый. Урланган товарның бәясе 1 мең сумнан да күбрәк. Әлеге ир-ат беркая да эшләми, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Болары белән туклангач, ул тагын бер йортка "сәяхәт кылырга" уйлый. Бу йорттан шулай ук азык-төлек, 5 мең сумлык хатын-кыз курткасын урларга...
1980 елгы ир-ат Мөкерле авылындагы йортка төнлә үтеп кереп, суыткычтан азык-төлек урлый. Урланган товарның бәясе 1 мең сумнан да күбрәк. Әлеге ир-ат беркая да эшләми, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Болары белән туклангач, ул тагын бер йортка "сәяхәт кылырга" уйлый. Бу йорттан шулай ук азык-төлек, 5 мең сумлык хатын-кыз курткасын урларга дип әзерләп куя. Тик алып чыгып киткәндә генә өйгә полицейскийлар килеп керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев