Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ничек мошенниклар Буада автомобиль «сатканнар»

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 1965 елгы Н. Авито сайтыннан "Лада Приора" автомобиле сатылу турындагы игълан күрә. Белдерүдә күрсәтелгән телефонга шалтырата. Автомобиль "хуҗасы" аңа әлеге автомобильне алучылар күп булуын, башкаларга сатмас өчен алдан 5 мең сум акча биреп куярга кирәклеге хакында әйтә. Н. Үзе белән бары тик 2 мең сум гына...

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 1965 елгы Н. Авито сайтыннан "Лада Приора" автомобиле сатылу турындагы игълан күрә. Белдерүдә күрсәтелгән телефонга шалтырата. Автомобиль "хуҗасы" аңа әлеге автомобильне алучылар күп булуын, башкаларга сатмас өчен алдан 5 мең сум акча биреп куярга кирәклеге хакында әйтә. Н. Үзе белән бары тик 2 мең сум гына булуын әйтә. Элемтәдәге мошенник әлегә 2 мең сум җитеп торуын, калганын автомобиль куелган адрес буенча Буага кайткач күчерергә мөмкинлеген белдерә. Н. 2 мең сумны терминал аша алар әйткән кесә телефоны номерына күчерә. Шуннан соң мошенник аны Буага автомобиль карарга кайтырга чакыра. Н. Буага кайткач, аларга шалтырата, мошенниклар исә "автомобиль сатылды" дип җавап бирәләр, аннарытелефоннары "недоступен"га әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев