Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Судтан ФОТО-ВИДЕОрепортаж: Буада “Пятерочка” кибетеннән урлаучыларны хөкем иттеләр

Бүген шәһәр судында 7 апрель көнне шәһәрнең "Пятерочка" кибетләреннән кофе һәм аракы урлаучыларны хөкем иттеләр. Алар 1996, 1994 елгы дүрт Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе егетләре. Шунысы кызык: әлеге кырын эшләре булмаса, егетләр бар яктан да үрнәк: алар яхшы студентлар, укуда, спортта, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашкан, Мактау грамотлары да шактый. Берсе...

Бүген шәһәр судында 7 апрель көнне шәһәрнең "Пятерочка" кибетләреннән кофе һәм аракы урлаучыларны хөкем иттеләр. Алар 1996, 1994 елгы дүрт Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе егетләре. Шунысы кызык: әлеге кырын эшләре булмаса, егетләр бар яктан да үрнәк: алар яхшы студентлар, укуда, спортта, җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашкан, Мактау грамотлары да шактый. Берсе генә караклыкта икенче тапкыр гаепләнә. Суд эскәмиясендә алар үз гаебен таныдылар.

Бер сәгать якын барган суд процессы гаеплеләргә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү хакындагы суд карарын уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев