Тыйнак булмаган кунак
Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә. Кунак исереп, шәһәрнең Гагарин урамындагы йорт-ларның берсенә килә. Анда ул баскыч мәйданчыгында И. белән сүзгә килә, арада ызгыш башлана. К., кызып китеп, И.ның битенә йодрыгы белән суга, башын диварга бәрә, аннары киеменнән йолкып алып баскычтан аска таба этеп җибәрә....
Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә.
Кунак исереп, шәһәрнең Гагарин урамындагы йорт-ларның берсенә килә. Анда ул баскыч мәйданчыгында И. белән сүзгә килә, арада ызгыш башлана. К., кызып китеп, И.ның битенә йодрыгы белән суга, башын диварга бәрә, аннары киеменнән йолкып алып баскычтан аска таба этеп җибәрә. Нәтиҗәдә И. дәваханәдә җан бирә.
К.га карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү тә-мамлангач, башкисәр кунакның әлеге гамәлен суд караячак.
Р. ХӘБИБУЛЛИН,
район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев