Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Волгоград - Нижневартовск поездыннан төшерелүчеләр турында яңа фактлар

Узган җомгада Буа станциясе аша узучы Волгоград - Нижневартовск поездыннан күкрәге травматик корал белән атудан яраланган һәм аңа атучы пассажирларны Буа полиция хезмәткәрләре төшерүен язган идек. Беренчел мәгълүмат төгәенләнде - поездда баручы яшьләр компаниясендә чыннан да тавыш чыккан һәм алар үзара мөнәсәбәтләрне корал белән ачыклаганнар. Юлдашына атучы сак астына алынды,...

Узган җомгада Буа станциясе аша узучы Волгоград - Нижневартовск поездыннан күкрәге травматик корал белән атудан яраланган һәм аңа атучы пассажирларны Буа полиция хезмәткәрләре төшерүен язган идек. Беренчел мәгълүмат төгәенләнде - поездда баручы яшьләр компаниясендә чыннан да тавыш чыккан һәм алар үзара мөнәсәбәтләрне корал белән ачыклаганнар. Юлдашына атучы сак астына алынды, ә каза күрүче район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән.
Коралдан атучы да, зыян күрүче дә икесе дә Ульяновск шәһәреннән. Беренчел тикшерүләр күрсәткәнчә, атучы коралны рәсмиләштерелгән булган, ул үз-үзен яклаган. Ә яраланучының кулында пычак булган. Район дәваханәсе баш табибы урынбасары Айрат Галиев белдерүенчә, зыян күрүчене "Ашыгыч ярдәм" бригадасы алып килгәч, аңа операция ясаганнар.. Бүген ул реанимациядән хирургия бүлегенә күчергәннәр. Хәле уртача дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган җомгада Буа станциясе аша узучы Волгоград Нижневартовск поездыннан күкрәге травматик корал бе...