Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Яңа Тинчәледә яшәүче 30 яшьлек ир-ат алтынчы тапкыр хөкем ителде

М. агымдагы елның 12 маенда кеше кыйнаган һәм үлем белән янаган өчен Буа районының 2 номерлы суд участогының Җәмәгать суды тарафыннан 1 ел да 8 айга иреген чикләүгә хөкем ителгән иде. Алтынчы тапкыр. 2 июньнән ул Буа җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торган. Әмма, инспекция начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, төзәлергә уйламаган...


М. агымдагы елның 12 маенда кеше кыйнаган һәм үлем белән янаган өчен Буа районының 2 номерлы суд участогының Җәмәгать суды тарафыннан 1 ел да 8 айга иреген чикләүгә хөкем ителгән иде. Алтынчы тапкыр. 2 июньнән ул Буа җәза үтәтү инспекциясендә исәптә торган. Әмма, инспекция начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, төзәлергә уйламаган да - исерткеч эчемлекләр белән мавыккан, теркәлүгә килмәгән, җәмәгать тәртибен бозган һәм моның өчен административ җаваплылыкка тартылган. 19 августта Буа шәһәр суды карары белән аңа карата өстәмә чикләү куелган - массакүләм һәм башка чаралар үткәрелүче урыннарга йөрмәскә, аларда катнашмаска. Тик М. моны да, җәзаны реаль үтәү мөмкинлеге турында рәсми кисәтүләрне дә "колак аша гына үткәргән". Нәтиҗәдә 8 айга һәм 12 көнгә катгый режимлы төзәтү колониясенә җибәрелгән. 1 номерлы суд участогының Җәмәгать суды 10 сентябрьдә аңа карата шундый карар чыгарган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М. агымдагы елның 12 маенда кеше кыйнаган һәм үлем белән янаган өчен Буа районының 2 номерлы суд уча...