Бүгенге көндә күп яшүсмерләр буш вакытларын виртуаль чынбарлыкта үткәрсә дә, реаль хезмәт юлын сайлаучылар да бар.
Таныш булыгыз: Риназ Хөсәенов — сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучысы. Аңа нибары 15 яшь булса да, аның аңлылыгына һәм җаваплылыгына күпләр кызыгырлык. Егет инде бишенче ел рәттән районның «Форпост» отрядында тора.
Яшьтән үк закон сагында
Риназның көне минутлап бүленгән. Ул гади мәктәп укучысы гына түгел, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең чын ярдәмчесе. Көндезен егет полицейскийлар белән бергә дежурда чыгып, шәһәр урамнарында тәртип сакларга ярдәм итә. Кичкә таба эстафетаны ирекле халык дружинасы (ДНД) ала һәм Риназ янә постка баса.
Мондый фидакарьлек игътибарсыз калмаган: аңа Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан һәм муниципаль район башлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырылган.
Абый белән горурлану
Риназ өчен патриотизм — ул шәхси төшенчә. Аларның гаиләсендә Ватанны саклау иң мактаулы эш санала. Егетнең олы абыйсы Ринат моннан берничә ел элек хәрби училищены сайлаган. Бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.
— Мин абыем белән бик горурланам. Мондый геройларга ярдәм итү минем өчен зур дәрәҗә, — ди Риназ.
Ул ир-егетләрчә аңлый: бүген бердәм булу мөһим, киләчәктә исә илне саклауны аңа үзенә дә башкарырга туры киләчәк.
Тылдан җылылык
Риназ гуманитар ярдәм җыю буенча район штабының актив волонтеры. Яңа йөк озату турында чакыру алу белән ул штабка беренчеләрдән булып ашыга. Ул үтенеч көтеп тормый — монда һәм хәзер кирәклеген белә.
Тирә-яктагы яшьтәшләре ял иткәндә яки компьютер уеннары уйнаганда, Риназ Җиңүне якынайта: маскировка челтәрләре үрә. Бу — түземлек таләп итүче, алгы сызыкта солдатларның гомерен саклаучы тырыш хезмәт. Окоп шәмнәре ясый. Гади калай банкалар һәм картон волонтер кулларында сугышчылар өчен окопларда җылылык һәм яктылык чыганагына әверелә. Хатлар яза. Өйдә аны яратуларын һәм көтүләрен искәртеп, солдатның күңелен теләсә нинди уттан да ныграк җылытучы өчпочмаклы хатлар.
Тактика «укытучысы»
Бу егетнең энергиясенә шаккатмалы. «Форпост» әгъзасы буларак, ул белемен иптәшләре белән дә уртаклаша. Риназ «Зарница» хәрби-патриотик уенында катнашучыларга автомат сүтеп-җыю буенча мастер-класслар үткәрә.
Риназ Хөсәенов тарихы — район яшьләренең Ватанын яратучы булып үсүенең якты мисалы. Үзенең 15 яшендә үк бу егет «Мин булмасам, кем?» дигән принцибы белән яши. Мондый егетләргә карагач, илебезнең бөек һәм ышанычлы киләчәге бар икәнен аңлыйсың.
Әлфинур Йосыпова.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев