Архивка – буалы шагыйрә бүләге
Кичә, бүген, иртәгә

Архивка – буалы шагыйрә бүләге

Татарстан дәүләт архивы фонды тагын бер буалы – шагыйрә, язучы Гөлнур Айзатның да истәлекле язмалар, фотолар белән тулыландырылачак.

Бу хакта аңа район архив бүлеге начальнигы Ләйсән Сәмерханова тәкъдим иткән.
– Бер тапкыр әйткәч, ризалашкан идем. Ниһаять, җиң сызганып эшкә тотындым. Архивка тапшырасы “байлыгым” шактый җыелган икән, - диде Гөлнур Хәлил кызы.
Ул Татарстанның саклау фондына төрле конкурсларда җиңгән әсәрләрен, алар өчен алган грамоталарын, китапларын, җырларыннан торган МР3, DVD форматтагы язмаларын, Республика башлыклары – Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов имзалаган дәүләт бүләкләрен, газета-журналлардагы хикәя, повестьларын, үзе турында язылган мәкаләләрне тапшырган. Шулай ук “Шәҗәрәләр – нәсел агачы”, “Киләчәге бар милләт без”, дип аталган республикакүләм конференция материалларын, кереш сүзе белән башланган фәнни җыентыкларны, тормыш иптәше Азат Айзетуллов һәм үзенең дә фотоларын һәрберсенә автограф язып җыеп биргән.


– Киләчәктә дә архивка җибәрәсе язмаларым булачак әле. Бүгенге көндә әтиемнең хыялын чынга ашырып, туган җирем Апас районы Иске Энәле авылына багышлап китап язу өстендә эшлим. Тагын берсен төгәлләп, басмага бирәсем бар, - дип киләчәккә планнары белән бүлеште ул.

Моңа кадәр буалылардан Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов та шәхси язмаларын дәүләт архивына тапшырган иде.
 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев