Балаларына алимент түләмәгән буалы ир-ат биш ай колониядә тотылуга хөкем ителде
54 яшьлек ир-атның 2025 ел ахырына карата улларына 333 мең сум алимент бурычы җыелган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр аңа әлеге гамәле өчен административ штраф салынган булган, әмма хәл уңай якка үзгәрмәгән. Аңа карата “Балигъ булмаган балаларга алимент түләмәү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Һәм биш ай колониядә тотуга хөкем ителә. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев