2 номерлы лицейның яңа корпусы берничә көн элек ишекләрен ачты.
Бөтен мөмкинлекләр, уңайлыклар булган заманча башлангыч мәктәптә 250 укучы белем алачак. Аның бусагасын беренче тапкыр 60 бала атлап керде. Биредә бүген Белем көне уңаеннан оештырылган тантанага лицейның барлык укучылары, укытучылары җыелды. Әти-әниләр, әби-бабайлар килде.

Лицейлыларның шатлыгын беренче булып муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов уртаклашты.
– Бу мәктәп төзелеш корылмасы гына түгел, ә безнең киләчәккә керткән гомуми өлешебез, Буа районы үсеше символы һәм яңа җиңүләр, ачышлар һәм талантлар туачак урын. Лицей диварлары җылылыкны, балаларның шат авазларын сакласын иде, – диде ул.

Теләкләрен шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башка кунаклар да җиткерде.
Тантанадан соң алар мәктәп белән таныштылар. Аңа югары бәя бирделәр.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев