Колледж, училище укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау туры КФУның филология һәм милләтара коммуникация институтында узды.

Буадагы уку йортыннан анда катнашырга Илдан Мәүледов, Илүзә Вәлиуллина, Инзилә Сибгатуллина, Илсинә Туктиева бардылар.
Быел конкуосантларны гуманитарийларга һәм технарьларга һәм телне дәүләт теле итеп өйрәнүчеләргә бүлделәр.
Конкурс нәтиҗәсе буенча Инзилә Сибгатуллина җиңүчеләрнең берсе булды. Аларга акчалата приз һәм дипломнар тапшырылды. Инзиләне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Гомәрованы да җиңү белән котлыйбыз. .
Нет комментариев