Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов кырлардагы эшләр белән танышты
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов кырлардагы эшләр белән танышты

Күптән түгел Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов урып-җыю кампаниясенең барышын белән барып танышты, техника торышын карады һәм эшчеләр белән аралашты.

 

— Эшләргә әзер булганда, техника төзек, уңыш өлгергәндә дә барысы да һава торышына туктап кала, — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Хуҗалыкларны әйләнеп чыгу барышында Ранис Камәртдинов җирдә эшләүче кешеләргә ихтирамын белдерде. Ул нәкъ менә аларның җаваплылыгы һәм һөнәри осталыгы районның азык-төлек иминлеген тәэмин итүен ассызыклады.

- Игенчеләребезгә сабырлык һәм көч телим. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт, - диде ул кырдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Урып-җыюны оптималь срокларда төгәлләргә насыйп булсын, дип телисе генә кала.


Нет комментариев