Соңгы тапкыр аны Новоульяновск районында җирле ату урынында күргәннәр.

Моңа кадәр өлкәнең Инза районындагы авылында кыргый аю торак йортларга якын килгән һәм кешеләр күз алдында биек агачка менеп киткән.
Сүз уңаеннан, Ульяновск өлкәсендә көрән аю Кызыл китапка кертелгән, аңа ау тыела.
Татарстанда да аюга кагылу озак еллар тыелган иде. Моңа кадәр «Кызыл китап»ка кертелгән ерткычны, баш саны артып китүе сәбәпле, быелдан ауларга рөхсәт бирелде. Татарстанда Мамадыш һәм Балык Бистәсендә җәмгысы җиде аюны атарга рөхсәт бар.
Беренче тапкыр аюны Мамадышның «Албай» аучылык хуҗалыгында аю атканнар.
Нет комментариев