Буа районы гумштаб җитәкчесе - алгы сызык белән тылны бәйлүче
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы гумштаб җитәкчесе - алгы сызык белән тылны бәйлүче

Махсус хәрби операция башлангач, районда хәрбиләргә ярдәм итүне оештыру өчен штаб формалаша.

Резида Мостафина Татарстан Рәисе тарафыннан бүләкләнде

Район җитәкчелеге оештыру эшендә бай тәҗрибәсе булган райондашыбыз Резеда  Мостафинага  шундый тәкъдим ясый: штабта тыл белән алгы сызыкны бәйләп торучы Сезнең кебек җаваплы һәм олы йөрәкле хезмәткәр кирәк. Илдә мондый вәзгыять килеп туганлыгын аңлап, ул ризалаша.

 

Буаның Космовский урамы 31 йортта урнашкан бинага солдатларга ярдәм – беренче “төенчекләр” китерә башлыйлар.

Гумштаб СВОга ярдәм илтергә әзерләнә

Оешма-предприятиеләрдән, халыктан... ә кайберәүләр илен сакларга киткән иң якын кешесенә төргәкне үзенә тапшыруларын үтенә. Шул вакыт Резеда  Мостафина тагын бер кат алынган вазыйфасының никадәр  җаваплы булуын аңлый. Штабтан беренче гуманитар ярдәмне  2022 елның көзендә якташларыбыз “Казан-Экспо” да хәрби әзерлек узган вакытта яннарына илтергә баралар.

Җылы кием-салым, аяк киемнәре, медицина кирәк-яраклары, азык-төлек тагын башка әйберләр салынган 150дән күбрәк коробка хәстәрләнә. Гуманитар йөк илтергә баручылар делегациясе составында Резеда Мостафина үзе дә була. Аның кулында һәрбер солдатның исем-фамилиясе, һәм кемгә нинди төенчек тиешлеген дә ул төп-төгәл белә. 

Радмир һәм Ринат Резеда Мостафина янына килгәчБез боларның барысы турында да Резеда Илгизәровна белән штабта очрашып сөйләштек. Берничә минут аралашып өлгермәдек, аның янына СВОда хезмәт итүче хәрбиләр килде. Көтелмәгән очрашу иде ул. Ратмир Муллин ике атналык ялга кайткан, бергә хезмәт иткән, хәзер демобилизацияләнгән Ринат Каһарманов белән бергә Резеда Илгизәровнаны күреп китергә булганнар.

-СВОдагы егетләрнең күбесе килешер, Резеда Илгизаровна ул безнең өчен тылның ышанычлы кешесе. Аның телефон номеры һәрберебездә диярлек бар. Һәм ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында элемтәдә. Шундый ышанычның безнең өчен никадәр кыйммәт булуын үзебез генә беләбез. Шуңа кайткач, аны күреп сөйләшү ул өстә торган бер зур бурыч булып тора. Берничә айга бер  шулкадәр юл узып, яныбызга килеп, һәрбер әйберне үзебезгә җиткерәләр. Без моның бик зур хезмәт булуын аңлыйбыз, чиксез рәхмәт белдерәбез, - диләр алар.

«Һәрберебез аңа якын иде»

Резеда Илгизәровна белән беренче тапкыр мобилизациядән соң, Казанда укулар узганда танышкан мизгелләрне дә җылылык белән искә алдылар. Һәрберсенә төенчекләрне таратып бетергәч , ул кат-кат тикшереп, һәрберсе белән элемтә булдырган.

 

-Берничә тапкыр хәрби  задание алып бару өчен штабка кирәкле әйберләр сорап мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт райондашларга, җитәкчеләргә, барысын да китереп тапшырдылар. Соңгы тапкыр БПЛА аппаратлары сораган идек, бүгенге көндә алар безнең взводка хезмәт итәләр. Мин үзем дә очкычлар белән идарә итәм. Һава аппаратлары бүген корал гына түгел, ул алгы позициядәге егетләргә азык-төлек, су кертүче иң кирәкле нәрсә - ди Ратмир Муллин.

Резеда Илгизаровна бүген Буа районы штабы республикадагы төрдәшләре арасында үрнәкләр рәтендә булуын әйтә.

Район җитәкчелеге белән штаб тыгыз элемтәдә

-Хәрбиләрнең һәрбер мөрәҗәгате район җитәкчелеге контролендә. Кем нинди гозер җиткергән, үтәлмичә калганы юк. Район башлыгы Ранис Камәртдинов, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Лилия Садретдинова штаб белән тәүлекнең 24 сәгатендә дә элемтәдә. Буалылар СВОга 18 тапкыр, 300 тоннадан күбрәк гуманитар йөк озатты. Без моннан волонтерлар төркеме белән машиналарга төяп озатып җибәрәбез. Ә анда бит һәрбер тукталышта зур габаритлы әйберләрне күчерергә, бушатырга да кирәк. Моны анда нибары  берничә кеше башкара. Шуңа күрә, аларга да эшне мөмкин кадәр җиңеләйтәсе килә. Моның төрле юлларын өйрәнәбез. Әйберләрне танырга җайлы булсын, дип хәзер һәрбер батальонга билгеләнгән йөкне аерым төс  белән аерабыз. Мәсәлән, төргәкләрне  кызыл, сары, зәңгәр скотчлар белән чорныйбыз. Бу бер кечкенә генә мисал, ди Резеда Илгизаровна.

Ә инде төенчекләрне илтеп тапшыргач, хәрбиләрнең үзләреннән һәм якыннарыннан рәхмәт сүзләре килеп ирешә башлагач, алар өчен аннан зур шатлык юк. Һәрберсеннән кире элемтә  килеп ирешмичә, чираттагы сәфәр тәмамланды, дип әйтә алмыйбыз, диләр алар.

Лилия Садретдинова үзе дә даими СВОга ярдәм илтергә бара

Лилия Садретдинова Резеда Илгизаровнаның штабтагы хезмәте турында газетага язачагыбызны белгәч, үз фикерен дә әйтүебезне сорады. Ул аның бик талантлы оештыручы, һәр кешене аңларлык чын дус һәм иң мөһиме олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмгә әзер торган кеше булуын әйтте.

-Бу тәрбияне алар кечкенәдән гаиләдә алып үскәннәр, дип уйлыйм мин. Әтиләре Илгизәр Гафият улы Зәйнуллин озак еллар райком КПССның беренче секретаре булган. Үз эшенә шулай җаваплы карау, җәмәгать эшендә дә янып эшләү аңа шуннан киләдер дип уйлыйми мин. Мин аның белән бергә хезмәттәшлек итүем белән горурланам, бик хөрмәт итәм, аның хезмәтен бик югары бәялим. Туган илен яратучы буларак бик күпләргә үрнәк итеп куям, диде ул.

Әлеге материалда Резеда Мостафина аларның хезмәте, минекеннән энә очы кадәр дә ким түгел дип,  үзе белән бертигез хезмәт иткән волонтерлар турында язуыбызны кат-кат үтенде. Меңләгән буалылар исеменнән без аларның  хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез.  Без бергә булуыбыз белән көчле! 

Штаб волонтерлары

Буа районының гуманитар ярдәм штабының вололнтерлары: Лилия Садретдинова, Ринат, Хәсәнов, Игорь Попов, Риф Камартдинов, Ләйсән Сәмәрханова, Дилә Алексеева, Дмитрий Алексеев, Лилия Шәрәфетдинова, Диләрә Габитова, Дмитрий Ишимов, Римма Ибатуллина, Эльфира Камалова, Зөлфия Алимова, Гөлнара Хмельницкая, Раил Назметдинов, Екатерина Бызова, Румия Идиятова, Гүзәлия Заһидуллина,  Гузелия Узбековна, Рузинә Гайфуллина.

Наилә Хәсибҗанова.  

 


Нет комментариев