Буа районы кырларының торышын карадылар
Яңгыр май башыннан бирле кинәндереп яуганы юк.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Валерий Андреев әйтүенчә, районда май аенда уртача 27,5 миллиметр яңгыр яуган. Норма буенча ул 40 миллиметр булырга тиеш. Июньдә – 57. Ә ул әлегә нибары 8 миллиметр тәшкил итә. Сишәмбе таңында булган яңгырлар да көткәнне бирмәде – 0,5-2 миллиметрдан артмады. – Бу юк белән бер. Чөнки үсемлекләр үзләштерә алырлык продуктив яңгыр күләме 5 миллиметрдан ким булмаска тиеш, – ди агроном. Димәк, кабат корылык бездә. Валерий Николаевич сүзләренә караганда, дым җитмәүдән районның барлык кырлары иза чигә. Башта яңгырлар күбрәк яуганга үсемлекләрнең торышы әйбәтрәк булган көньяк өлештә дә алар саргая, аскы яфракларын коя башлаган. Шуның өстенә үсемлекләр бик тәбәнәк. – Июнь язгы культураларның иркенләп үсәр чагы әле, әмма корылык аларны башакланырга мәҗбүр итә. Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов белән бергә кырларны карап чыктык. Барысында да диярлек бер үк күренеш. Арпа да, язгы бодай да чәчәк атуны төгәлләп киләләр. Бүгенгә бер квадрат метрга 350-400, аннан да күбрәк үсемлек бар. Бу һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш көтәргә була, дигән сүз. Алда яңгырлар яуганда, билгеле. Ә юк икән, үсемлекләрнең исәбе кими башлаячак. Әлеге процеес корылык өстенә кояш та кыздырган очракта күптән башланган булыр иде. Һава т е м п е р а т у р а с ы н ы ң югары күтәрелмәве игеннәр өчен плюс, – ди ул. Шул ук вакытта аларга исән калу, тулы башаклар чыгару өчен күпмедер дәрәҗәдә ярдәм дә итәргә мөмкин. Яфрактан тукландырып, стресска каршы препаратлар, үстерү стимуляторлары, микроэлементларга бай ашламалар кертеп. Барлык хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары диярлек боларны куллануга алган. – Уҗым бодае, башакланып, бөртекләре тулышкан вакыт булса да, аны да карбамид белән яфрактан тукландыралар. Чөнки әлеге агрочара бөртекләрнең җилемчәлелеген үстерәчәк. Шул рәвешле, бәяне, ашлык сыйфатын яхшыртып, арттырып булачак, – ди Валерий Николаевич. Уҗымнарның уңыш күләменә килгәндә, ул инде бөртекләрнең эрелеге-ваклыгына гына бәйле – 1000 бөртек авырлыгы зуррак булган саен ул да югарырак булачак. Моның өчен һаман шул яңгыр кирәк. Тик синоптиклар бу уңайдан зур вәгъдәләр бирми. Яңгырлы көннәр июнь аенда бик сирәк күренеш. Ә июль башында – аның 5-6нчы числоларында уракка керешү ихтималы да зур. – Бу, билгеле, бик иртә. Әмма өлгергән бөртекләрне башакта тотуның мәгънәсе юк, коелачаклар гына, – ди агроном. Тагын ул быел хуҗалыклар шикәр чөгендереннән һәм көнбагыштан гына икътисади файда ала алачаклар, дигән фикердә. Чөнки әлеге культуралар азмыкүпме корылыкка каршы торучылардан. Әлеге кырларда да барлык тиешле агрочаралар башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев