Буа районы Мөкерле авылында янгын аркасында ике йорт янган
Буа районы Мөкерле авылында янгын аркасында ике йорт янган
Янгын төнге сәгатьләрдә чыккан һәм бу хакта хәбәр тиз арада янгын сүндерүчеләргә килеп ирешкән. Зыян килгән беренчеторак йорт кирпечтән, икенчесе бурадан салынган булган. Рәсми мәгълүматларга караганда янгын сүндерүдә төп көчләр килеп җиткәндә бер йортны ялкын тулысынча, ә икенчесенең чердак өлешен камап алган була. Йорт яны корылмалары да бу вакытта ут эчендә була. Янгын куркынычы тагын 3 метрда гына булган өченче йортка да яный. Сүндерүчеләр бәхеткә ялкынны йөгәнли алалар. Иң беренче янгын урынына “Рассвет” ирекле янгын сүндерүчеләре тракторга сулы тагылма тагып килеп җитә. Берничә минуттан соң Янтуган авылындагы янгын сүндерүчеләр да урында була. Буадан ике “Камаз”
янгын сүндерү машиналары да килеп җиткәч, янгынны тулысынча сүндерәләр. Нәтиҗәдә бер йорт һәм йорт яны корылмалары (167 кв.м)тулысынча янып бетә, бер йортның түбәсенә зур зыян килә. Бәхеткә йорт эчендә калып уттан зыян күрүчеләр булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев