Буа районы табибы ни өчен соцпакеттан баш тартырга кирәкмәвен аңлатты
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы табибы ни өчен соцпакеттан баш тартырга кирәкмәвен аңлатты

1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булган кешеләр социаль хезмәтләр җыелмасы яки аның урынына акча алу арасында сайлау ясарга тиеш.

 

Район үзәк дәваханәсе поликлиникасы мөдире Гүзәл Айзатуллина белдерүенчә, соцпакетка өч төрле хезмәт күрсәтү: дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалавы һәм транспортта бушлай йөрү керә. Ташламага хокуклылар әлеге хезмәтләрнең үзләренә кирәген генә сайлап алып, калганнарына акчалата компенсация генә алырга мөмкиннәр. Җыелмадан тулысынча баш тарткан очракта, аның күләме 1825,25 сум тәшкил итә. Аерым алганда, соцпакетның беренче категориясе – дарулар өчен 1405,85 сум, икенчесенә – 217,48 сум, өченчесенә 201,92 сум акча каралган. Ләкин бу сайлауның икенче ягы да бар: кеше җитди авырып китсә, компенсация акчасы бер дару алырга да җитмәскә мөмкин. Гүзәл Равил кызы бу уңайдан бер мисал китерә. Моннан өч ел элек 62 яшьлек пациент соцпакеттан баш тарта. Тора-бара аның бөер авыруы барлыкка килә. Табибка баргач, анысы аңа гомер буе дәвалану кирәклеген әйтә һәм дарулар исемлеген язып бирә. Һәр ай саен 5350 сумлык медицина препаратлары сатып алырга кирәк. Бу әлбәттә, пенсионерның “кесәсенә суга”. Шул рәвешле әлеге хатын-кыз узган ел яңадан дарулар алырга гариза язган. Быел ул кирәкле даруларны түләүсез алган.

Шуңа күрә Гүзәл Айзатуллина сайлаганда һәрвакыт уйлап эш итәргә кирәклеген әйтә. Иң мөһиме – гаризаны 1 октябрьгә кадәр биреп өлгерергә кирәк. Соңга калганда, гариза кабул ителми, киләсе елны көтәргә туры киләчәк. Гаризаларны Социаль фондның территориаль бүлегенә дәүләт порталы аша яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев