ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы табигатьне ун елга яклау планын эшли
Татарстанда урман төзелеше буенча кыр һәм камераль эшләрнең актив этабы бара. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы (ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы) белгечләре гомуми мәйданы 160 мең гектардан артып киткән дүрт урман хуҗалыгында тикшерү үткәрәләр.
Дәүләт урман реестрыннан һәм урманнардан файдалану бүлегенең башлыгы Алексей Мосунов хәбәр иткәнчә, эшләр тигез бүленмәгән:
- Иң зур күләмдәге тикшеренүләр Лениногорск районында алып барыла — 52,9 мең гектардан артык.
- Мамадыш урман хуҗалыгы белгечләре 46,4 мең гектарны өйрәнәләр.
- Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы территориясен 42,4 мең гектар колачлаган.
- Буа урман хуҗалыгы да программага керде: монда тикшерү 18,7 мең гектар мәйданда алып барыла.
Агачлар, туфрак һәм экосистема торышы турындагы мәгълүматларны яңарту формаль отчет өчен генә түгел, ә төбәкнең экологик иминлеген тәэмин итү өчен дә зарур. Урман авыруларын, корыган агачларны яки янгыннардан зыян күргән участокларны вакытында ачыклау куркынычларга тиз реакция бирергә мөмкинлек тудыра.
«Нәтиҗәдә урманнарның торышы турында төгәл мәгълүматлар алыначак. Бу алдагы 10 елга урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларының нәтиҗәле планын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Алексей Мосунов.
Җыелган материаллар нигезендә 2036 елга кадәр урман тармагы эшенең стратегиясен билгеләячәк, детальле документ эшләнәчәк. План санитар кисүләр, яңа агачлар утырту һәм янгыннарга каршы чаралар күләмен үз эченә алачак.
Мондый масштаблы тикшерүне уздыру «Экологик иминлек» милли проектының максатларында башкаоыла.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев