Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында документларсыз, срогы чыккан алкоголь сатканнар

Законсыз әйләнештән 28,3 литр сыра тартып алынды

Буа районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "Контроль сатып алу" оператив-эзләү чарасы барышында Буа районы кибетендә алкоголь продукциясен  документларсыз, "Честный знак" Дәүләт мәгълүмат системасында әйләнешендә теркәмичә, өстәвенә, яраклылык вакыты чыккан хәлдә сату факты ачыкланды. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә законсыз әйләнештән 28,3 литр сыра тартып алынды.

Эш материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына тапшырылды, инспекция хезмәткәре тарафыннан планнан тыш документаль тикшерү үткәрелде. Ачыкланган хокук бозулар факты буенча шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.43 маддәсенең 2 өлеше, 14.19 маддәсе, 15.12.1 маддәсе буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Карар кабул итү өчен эш материаллары судка юлланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев