Буа районында «Ядкәр» генеалогия порталын эшләтеп җибәрү  турында сөйләштеләр
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында «Ядкәр» генеалогия порталын эшләтеп җибәрү турында сөйләштеләр

Буа масштаблы республика проекты — «Ядкәр» генеалогия порталы старт алуына багышланган мөһим очрашу урыны булды.

очрашу вакыты

Чарада ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, җирле тарихчылар һәм дин әһелләре катнашты.

Проект Архив эше буенча дәүләт комитеты, Генеалогия үзәге, архивчылар һәм галимнәрнең хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла. Якын киләчәктә Буа районының һәр кешесе өчен үз нәселенең тарихын тирәнтен өйрәнү, җентекле шәҗәрә төзү һәм ата-бабалары белән өзелмәс элемтәне яңарту кебек уникаль мөмкинлекләр ачылачак.

залдан сораулар яңгырады

Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов кунакларны җылы сәламләде һәм мирасны саклау өчен башлангычның әһәмиятен ассызыклады:

«Буа районы бай тарихи-мәдәни мирас иясе, һәм безнең турыдан-туры бурыч — бу хәтерне киләчәк буыннар өчен саклап калу. «Ядкәр» проектын районыбыз территориясендә локальләштерү халык өчен уникаль мөмкинлекләр ача. Без хакимият ягыннан проектка һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу эшкә яшьләребез, җирле тарихчылар, педагоглар һәм, әлбәттә, ветераннарыбыз актив кушылыр дип ышанам», — дип билгеләп үтте ул.

Очрашу барышында ачык диалог булды: катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр, төрле фикерләр яңгырады. Педагог-ветеран Ленар Зиннщтуллин Гөлнара Габдрахмановага Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 100 еллыгына багышланган китап бүләк итте. Кунак рәхмәт белдерде һәм басма аларның эшендә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

Буа районында «Ядкәр» порталын эшләтеп җибәрү — Татарстандагы барлык буыннар өчен гаилә тарихын цифрлаштыру һәм саклау юлында мөһим адым.

 


Нет комментариев