Буа районында яңа уку елына бурычлар билгеләнде
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында яңа уку елына бурычлар билгеләнде

Буада традицион август конференциясе узды.

Чарада Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Мобиль Электрон Белем» компаниясе җитәкчесе Александр Кандаков, Гомумроссия Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе Ирина Проценко һәм Буа якташлыгы рәисе Ирек Закиров катнашты.

Кунаклар доклад белән чыгыш ясап, мәктәпләрдә остазлык системасын кертүнең һәм санлы технологияләрне куллануның әһәмиятен ассызыкладылар.

2025/2026 уку елы йомгаклары турында төп доклад белән район мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская чыгыш ясады. Ул узган елның уңышлы һәм нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. БДИ нәтиҗәләре буенча буалылар югары күрсәткечләргә ирештеләр: 8 предмет буенча уртача балл республика дәрәҗәсеннән югары, педагоглар төрле грантлар отканнар, район укучылары төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңгәннәр һәм башкалар.

Наталья Александровна үзенең докладында киләсе елга максатларны билгеләде. Район башлыгы Ранис Камәртдинов ирешелгән әйбәи, ләкин тагын да зуррак уңышларга ирешергә потенциал бар, диде.

Конференциянең традицион өлешен бүләкләү тантанасы алды. Иң яхшы укытучыларга, балалар бакчасы тәрбиячеләренә яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырылды.

Бу турыда тулырак «Байрак», «Знамя» һәм «Ялав» газеталарының киләсе саныннан укый аласыз.

 


Нет комментариев