Бу – укытучының миссиясе һәм укучының актив позициясе.
Коррупция – җәмгыять авыруы, аны дәвалаудан бигрәк, кисәтү җиңелрәк. Шуңа күрә бүген мәктәпләрдә хокук дәресләренә генә түгел, ә махсус дөньяга караш формалаштыруга аерым игътибар бирелә. Ришвәт һәм әшнәлек абсолют тыелган булырлык буынны ничек тәрбияләргә? Әлеге мәкаләдә бу мөһим процесста педагогларның һәм укучыларның үзләренең нинди роль уйнавын тикшерәбез.
Бүген мәктәптә коррупциягә каршы тәрбия бирү отчетта формаль билге генә түгел, ә максатчан системалы эш булып тора. Аның максаты баланың проблеманы акча яки элемтәләр ярдәмендә хәл итү мөмкинлеге турындагы уйны да тотрыклы кабул итмәүне формадаштырудан гыйбарәт.
Укытучы – төп “кагыйдәләр сакчысы”
Бу системада төп роль педагогка бирелә. Ул бүген дәреслектән белем бирүчедән битәр коррупциягә каршы культураны таратучы, үрнәк һәм остаз булып тора. Аның төп бурычы – укучыларны Җинаять кодексның маддәләре белән куркыту түгел, ә аларда намуссыз эшләргә карата эчке иммунитет булдыру. Бу практикада ничек тормышка ашырыла?
-
Дәресләргә интеграция. Катлаулы сораулар тарих, әдәбият һәм җәмгыять белеме мисалларында карала. Балалар әдәби геройлар яки тарихи шәхесләрнең эш-гамәлләрен анализлаганда хәтта гадәти сюжетларда да коррупция куркынычларын күрергә өйрәнәләр.
2. Шәхси үрнәк. Педагог мәктәп уставының “сакчысы” булырга тиеш. Кагыйдәләр “яхшы” укучылар яки “уңайлы” ата-аналар хакына бозылганда, бөтен тәрбия эше мәгънәсен югалтачак. Укытучы кагыйдәләрдән искәрмәләрне мөмкин кадәр минимальләштерергә тиеш.
3. Дәрестән тыш эшчәнлек. Бу тематик класс сәгатьләре, прокуратура вәкилләре белән очрашулар, дебатлар һәм социаль проектлар.
Ләкин балалар белән мондый дәрәҗәдә эшләү өчен педагогның үзендә югары хокукый аң булырга тиеш. Бу максатта районда методик әдәбият белән эшләү оештырылган, семинарлар һәм квалификация күтәрү курслары үткәрелә. Шуның белән укытучы законнардагы актуаль үзгәрешләрне һәрвакыт белеп тора.
Укучы: күзәтүче түгел, ә катнашучы
Медальнең икенче ягы – балаларның үз активлыклары. Хәзерге тәрбия концепциясендә укучы пассив тыңлаучы булудан туктый. Ул тикшеренүчегә һәм иҗатчыга әйләнә. Эш яшьне исәпкә алып корыла. Башлангыч мәктәптә балаларга тәртипнең нигезләрен һәм кагыйдәләргә хөрмәт тәрбиясе (кеше әйберен алмаска, гадел булырга кирәк) бирелсә, өлкән мәктәптә исә басым тормыш ситуацияләрен анализлауга таба күчә. Олы сыйныф укучылары коррупция “капкыннарын” танып белергә һәм законлы тәртип стратегияләрен эшләргә өйрәнәләр.
Балалар өчен практикумнар оештырыла, анда алар катлаулы тормыш хәлләрен модельләштерәләр һәм законны бозмыйча алардан чыгу юлларын эзлиләр. Иң мөһиме, укучылар үзләре иҗатка тартыла: эссе язалар, социаль реклама төшерәләр һәм флешмобларда катнашалар.
Саннар һәм фактлар: коррупциягә каршы иҗат
Укучыларның активлыгы конкурсларда аеруча ачык күренә. Районда бу юнәлешкә аерым игътибар бирелә. Ел саен “Бел һәм юл куйма!” республика иҗат эшләре конкурсының муниципаль этабы, “Коррупциясез киләчәк төзибез” сочинениеләр һәм туган телдә “Коррупциягә юк!” дибез” дигән эссе конкурслары үткәрелә.
Агымдагы уку елында жюри каравына 68 иҗат эше тәкъдим ителде. Бу әлеге теманың балаларны битараф калдырмавын күрсәтә. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында да актив эш алып барыла, ә агарту эшчәнлегенең иң югары ноктасы булып халыкара коррупциягә каршы көненә багышланган чаралар тора.
Барлык тырышлыкларның гомуми нәтиҗәсе булып гамәлдәге тәрбия системасы торырга тиеш. Аның нәтиҗәлелегенең төп критерие – үткәрелгән сөйләшүләр саны түгел, ә балаларыбызның реаль тормышта көндәлек хокукый һәм әхлакый тәртибе. Гаделлек искәрмә түгел, ә нормага әверелгәндә генә без бу катлаулы күренешне җиңү турында сөйли алабыз.
Н. А. Македонская, Буа муниципаль районының “Мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе начальнигы.
Нет комментариев