10 августтан 21 августка кадәр Буа районының Килдураз авыл җирлегенә кергән сигез авылда мобиль поликлиника эшли.
Биредәге халыкка Казан шәһәренең Марат Садыйков исемендәге 7нче номерлы дәваханә белгечләре хезмәт күрсәтә.

Тирә-як авыллар өчен мондый белгечләрнең килүе — көтеп алынган вакыйга. Бригада составында ревматолог, эндокринолог сосудистый хирург, уролог, гинеколог, невролог, кардиолог кабул итә. Шулай ук анда йөрәккә, муен һәм аяк-кул тамырларына УЗИ үткәрәләр, лаборатория дә эшли. Шулай итеп, халыкка республика башкаласына барып йөрергә, вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килми — сыйфатлы диагностика үзе авылга килеп җитте. Кемдер кабул итү урынына җәяү, кемдер велосипед яки шәхси автомобильдә килә, битараф калучылар юк.
Медицина хезмәткәрләренең килүе нинди шатлык булуы турында Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, авыл фельдшеры Флюра Исмәгыйлова сөйләде:
— Мин 37 ел фельдшер булып эшлим, бу елларда төрлесе булды. Безгә табиблар килү — зур бәхет. Бигрәк тә өлкәннәрнең Казанга барырга мөмкинлеге булмаска мөмкин. Ә монда табиблар авылга үзләре киләләр. Һәм без, урындагы медицина хезмәткәрләре, эш буенча башкаладагы коллегаларыбыз белән киңәшләшергә уникаль мөмкинлек алабыз, — дип кичерешләре белән уртаклашты Флюра Тәлгать кызы.
Мобиль поликлиника эшли башлаганнан бирле 500гә якын пациентны кабул иткән. Табиблар күпләренә дәвалану буенча киңәшләр биргәннәр.
Авыл халкы өчен мобиль поликлиника — ул уңайлылык кына түгел, ә зур ярдәм. Еш кына нәкъ менә шундый күчмә тикшерүләр җитди авыруларны башлангыч стадияләрендә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев