Буа районында өлкәннәр үз бәйрәмнәрендә учакта солдатларга чәк-чәк пешерде
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында өлкәннәр үз бәйрәмнәрендә учакта солдатларга чәк-чәк пешерде

Буа районы Әхмәт авылында көзнең кояшлы бер көнендә бергә җыелып урамда СВОда хезмәт итүче якташларыбызга чәк-чәк пешергә сөйләштеләр.

Тэмле чэкчэк эзер

Егетләргә ярдәм итү чарасын авыл клубы җитәкчеләре оештырды. Бу чараны 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә турыладылар.

Чәк-чәк пешерү чарасына агайлар да кушылды. Күңелле булсын, дип гармунны да үзләре белән ал алдылар.

-Безнең авыл халкы СВОга даими ярдәм итә. Менә бу юлысы татлы чәкчәкне урамда пешердек. Өйгә май исе дә чыкмый, аннан урамда күңелле дә. Өлкәннәр егетләргә булышуларына бик сөенделәр. Догалар укылды. Бәйрәм көне шулкадәр истә калырлык, файдалы узды дип таралыштылар, - ди клуб хезмәткәре Гөлназ.
Чәчәкләр район гуманитар йөк җыю бүлегенә тапшырылган.


Нет комментариев