Буа районында шәхси КамАЗ автомобиле булган эшмәкәрләр СВОга дрон сатып алырга ярдәм итте
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында шәхси КамАЗ автомобиле булган эшмәкәрләр СВОга дрон сатып алырга ярдәм итте

Бу хакта Буа районында СВОга гуманитар ярдәм озату белән шөгыльләнүче волонтерлар хәбәр итте.

-КамАЗ хуҗалары бердәм социаль төркемдә үзара сөйләшеп, бүген СВОда хезмәт итүче хәрбиләргә дрон сатып алу өчен акчалата ярдәм җыеп тапшырдылар. Бу бәясе булмаган ярдәмгә бик күп буалыларның да өлеше керде. Нәтиҗәдә автомобильчеләр ярдәме белән акча тулысынча җыелып бетте. Очкыч аппаратына инде заказ бирелде,  якын көннәрдә хәрбиләр  аны тапшыру “ноктасыннан” алачаклар.

Дуслар, сез бу яхшылыгыгызның бәясен аңлыйсызмы,  безнең хәрбиләргә дрон гына түгел,  сез бит гомерләр бүләк итәсез, - дип язалар бу хакта  хәрбиләрнең якыннары.

Очкыч аппаратлары бүгенге көндә хәрби заданияләр башкаруда гына кулланылмый, ул алгы сызыкта хезмәт итүчеләргә азык-төлек, су алып керү кебек мөһим эшләрдә дә иң кирәкле прибор булып тора.  КамАЗ хуҗаларының бу СВОга беренче генә ярдәмнәре түгел. “Бер сүз җитә, ир-егетләрнең күпчелеге  армия хезмәтен узган, дөнья күргән, балалар үстерүче ир уртасы кешеләр. Егетләр, сез чын патриотлар, - диләр хәрбиләрнең якыннары.


Нет комментариев