Район кырларында ул быел 8749 гектарда игелде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 октябрьгә шуның 5633 гектарында шикәр чөгендере җыеп алынды. Җир өстенә барлыгы 323 мең тоннадан күбрәк татлы тамыр чыгарылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 574 центнер тәшкил итә. Фермер хуҗалыкларында әлеге күрсәткеч 650 центнерга тиң.
Хуҗалыкларда көнбагыш, бөртек өчен кукуруз һәм соя уңышын җыю да дәвам итә. Алар арасында иң зур – 13331 гектарга тиң мәйданны көнбагыш били.
Бүгенге көнгә аның 76 проценты суктырылган. Бу эш “Ямбулат”та һәм “Кыят”та төгәлләнгән, “Заря”да ахырына якынлаша. Әлеге культураның һәр гектардан чыгышы – 20,7 центенр. Әлегә иң зур күрсәткеч “Ямбулат”та. Уртача 25 центнер тәшкил итә.
Бөртек өчен кукурузны һәм сояны нигездә “Авангард” һәм “Заря” агрофирмалары игә. Алар шул чагыштырмада 815 һәм 1138 гектарда игелгән. Уңышы җыеп алынган кырларны төп эшкәртү бара. Әлеге агрочара барлык мәйданның 67 процентында башкарылган.
Нет комментариев