Буа районында урак “экватор”га якынлаша
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында урак “экватор”га якынлаша

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның 41 проценты җыеп алынган.

Узган ел бу көнгә 68 процент кырлар бушап калган, уҗым бодаен һәм борчакны суктыру төгәлләнгән булган. Быел алар шул чагыштырмада 83 һәм 46 процентта җыелган. Аграрийларга темпны арттырырга көн саен диярлек яуган яңгырлар комачаулый. Шулай да алар коры көннәрнең бер минутын да бушка уздырмыйча, үстерелгәнне җыю өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр.

Бүгенге көнгә 22,4 мең гектар мәйданнан һәр гектардан уртача 38,2 центнер чыгыш белән ындыр табакларына барлыгы 85,5 мең тонна ашлык кайтарылган.

Бушап калган кырларны төп эшкәртү дә бара. Ул барлык мәйданның 12 процентында башкарылган. 50 гектарда көзге рапс чәчелгән.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев