Район кырларында, ниһаять, бөртекле культураларны җыю төгәлләнде, дияргә була.
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 октябрьгә шикәр чөгендеренең 54 көнбагышның – 52, бөртек өчен кукурузның – 19, сояның – 64 проценты җыеп алынган.

Район кырларында, ниһаять, бөртекле культураларны җыю төгәлләнде, дияргә була. Ә комбайннар гөрелтесе әле дәвам итә – көнбагыш, бөртеккә кукуруз, соя суктыралар. Шулай ук шикәр чөгендере алына, силос салына.
Техник культуралар уңышын җыю гадәти елларда да шушы вакытка туры килсә, бөртеклеләрнекен исә амбарларга салуны, иң соң дигәндә дә, сентябрь башларына төгәллиләр иде.
Ә быел ел башыннан ук авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре аларга тискәре йогынты ясаучы агрометеорологик күренешләргә дучар булды. Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе консультанты Валерий Андреев әйтүенчә, гыйнвар башыннан алып март төгәлләнгәнче диярлек уҗым культуралары кислород җитмәүдән интекте. Җир тигез өлгермәү, суыклар, яңгырлар аркасында язгыларын чәчү шактый соңарды. Шуңа да карамастан уңыш мул булып үсте. Тик югалтуларсыз җыеп алырга гына насыйп булмады. Нәкъ урак кызарга тиеш вакытта “күк капкасы тишелде” һәм бу туфракның артык дымлануына китерде. Мондый һава торышы сентябрь уртасына кадәр дәвам итте.
Нәкъ менә табигать шартлары аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү сәбәпле, узган атна ахырында Татарстандагы 43 районның 41ендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Алар арасында Буа да бар.
Куркынычтан сакланырга
Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәл режимы авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигый күренешләр комплексы нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмау максатында кертелгән. Соңгы тапкыр исә мондый режим Татарстанда туфракта корылык күзәтелгән 2023 елда кертелгән иде.
Ел елга охшамый. Былтыр да урак гадәттәгедән озаккарак сузылды, әмма мондый дым булмады. Быел яңгырлар районның төньяк-көнбатыш өлешендә аеруча күп яуды. Шул сәбәпле, кырларда кереп булмаган участоклар бүгенгәчә диярлек бар. Кайберләрендә уңыш бөтенләй һәлак булды. Нигездә кайбер хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары борчакны җыеп ала алмадылар. Район буенча мондый мәйданнар 1500 гектардан күбрәк тәшкил итә. Аның иң күп өлеше “Авангард” агрофирмасына, “Кадыйров” фермер хуҗалыгына туры килә, – ди Валерий Николаевич.
Уңыш күләме дә шактый кимеде.

Ә һава торышы аркасында ул өч айга сузылды. 215 мең тонна, дип планлаштырсалар да, ул 198 мең тонна гына булды. Урак башында һәр гектардан 40 центнердан артыграк тәшкил иткән уртача чыгыш 36га төште.
Узган көздән үк салынган нигез, тотылган чыгымнар һәр гектардан уртача 50 центнердан ким булмаган уңыш алуга юнәлтелгән иде. Ул шул кадәр үсте дә. Тик бөтенесе дә планлаштырганнан, оештырганнан гына тормый шул. Быелгы ел безнең рисклы игенчелек зонасында булуыбызны ачык күрсәтте, – ди Валерий Андреев.
Туфракның артык дымлануы көзге чәчү срокларын да соңга калдырган. Валерий Андреев әйтүенчә, уҗым культураларының инде тернәкләнгәннәре дә, үсеп килүчеләре дә, әле яңа баш төрткәннәре дә бар. Быел аларны 14 мең гектарга якын күбрәк мәйданда җир куенына салганнар.
Туфракта дым күп, синоптиклар алдагы көннәрдә җылы көннәр дә вәгъдә итә. Шуңа уҗымнарның әйбәт торышына өмет бар әле. Ә узган төннәрдә булган минус тамгалы һава темперарурасы зыян китермәде, – ди агроном.
Җылы, коры торган соңгы ике атна, гомумән, бар төрле урак барышын тизләткән. Бөртеклеләр җирләренә караганда, шикәр чөгендере, көнбагыш үскән участоклар тизрәк җилләгән. Агроном әйтүенчә, бу әлеге культураларның үзләренә дымны күп суыруы белән бәйле.
Авыл хуҗалыгы һәм азы к- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 октябрьгә шикәр чөгендеренең 54 көнбагышның – 52, бөртек өчен кукурузның – 19, сояның – 64 проценты җыеп алынган.

Нет комментариев