Буа районында Татарстан Республикасының Мактау электрон тактасына кертү турында таныклыклар тапшыру башланды.
Бу — республика алдындагы хезмәт һәм тормыш казанышларының югары билгесе.
Беренчеләрдән булып истәлекле таныклыкларны район башлыгы Ранис Камәртдинов иң Бөек Ватан сугышы ветераннарына шәһәрдән Рәүф Тохфатуллинга, Михаил Панцыревка, Кырык-Садак авылыннан Зариф Хәйруллинга, Аксу авылыннан Котдус Мөлековка тапшырды.

- Без сезнең ил өчен көрәшүдәге батырлыкларыгыз, рухи ныклылыгыз өчен өчен һәм Җиңү көне өчен рәхмәт әйтәбез. Исән-сау яшәгез, киләсе Җиңү парадларын күрергә насыйп булсын, - диде Ранис Рәфис улы.
Бирелгән таныклыкта махсус QR-код бар. Аның ярдәмендә хезмәт геройлары үзләре, аларның балалары, оныклары, шулай ук хезмәттәшләре тиз арада gordost.tatar.ru порталындагы Мактау тактасының электрон версиясенә күчеп, кереп карый ала. Анда республика тарихында үз исемен мәңгегә калдырган һәр кешенең уңышлары турында мәгълүмат урнаштырылган.
15 мең татарстанлының эш-гамәлләре турындагы истәлекне киләчәк буыннар өчен уңайлы цифрлы форматта саклап калырга мөмкинлек бирә.

Нет комментариев