Таисия Шакмакова — Буа районының Алших урта мәктәбе укучысы.
Кызның күкрәгендә III дәрәҗәдәге «Яшьармияче батырлыгы» билгесе балкый. Аңа ул Россиянең «Яшьармән» бөтенрәсәй хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте Баш штабы начальнигы Вячеслав Головин боерыгы белән тапшырылган.
Махсус хәрби операция башлану белән, мәктәп укучысының тормышы үзгәргән. Кыз сыйныфташлары белән җиң сызганып, волонтерлык эшчәнлегенә чумган. Таисия авылдашлары белән берлектә окоп шәмнәре ясый, маскировкалау ятьмәләре үрә, гуманитар ярдәм җыя, солдатларга хатлар яза.
Шулай итеп «Аҗаган» уеннары уйнап үскән кыз бүген «Яшьармияче» хәрәкәтенең иң актив катнашучыларның берсе. Хәрәкәттәге уңышлары өчен кызны Кырымдагы балалар лагерена юллама белән бүләкләгәннәр.
Әмма Таисия өчен теләсә нинди грамоталар һәм сәяхәтләрдән дә бәяләп бетергесез зуррак нәрсәләр бар. Аның төп каһарманы мотоукчы формасын кигән һәм хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләре зонасында. Ул — аның әтисе. Иң кадерле минутлар — аның кыска сроклы ялга кайткан вакытында әтисе белән аралашу. Ул аңа фронтта гап-гади окоп шәменең җылысы яки аның үргән ятьмәләрнең никадәр мөһим булуын сөйләгәндә, Таисия эше өчен горурлана. Киләчәктә әтиләрнең исән-сау әйләнеп кайтуында аның да кечкенә, әмма алыштыргысыз өлеше булачак.
Әлфинур Йосыпова
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев