Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Виктория Кузнецова: изгелекнең алгы сафында

Алших авылыннан Виктория Кузнецова тиздән унберенче сыйныф бусагасын атлап керәчәк. Кыз чын гражданлык каһарманлыгы һәм шәфкатьлелек үрнәге булып тора.

Аның волонтерлык юлы — очраклы мавыгу түгел, ә аңлы тормыш позициясе.

Башлангыч

Викториядә туган илгә һәм хәрби тематикага мәхәббәт кечкенә чагында ук уянган. Ул бакчага йөргәндә ук хәрби-патриотик юнәлешле уеннарда теләп катнашкан. “Аҗаган” уены – аның өчен гадәти уен гына түгел, ә беренче җитди мавыгуга әверелә. Викториянең шәхес булып формалашуында бабасы мөһим роль уйнаган — нәкъ менә ул оныгына диңгез төеннәре бәйләргә өйрәткән, төрле хәрби тактикалар күрсәтеп, үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен тапшырган. Ата-аналар һәм укытучылар исә кызга патриотизм хисләрен парадларга, хәрби техника күргәзмәләренә һәм 9 Май бәйрәм чаралары аша сеңдергәннәр.

Яшь армияче юлы

Моннан өч ел элек Викториянең районның яшь армиячеләр рәтенә кушыла. Шул көннән алып мәктәп укучысының тормышында иҗтимагый әһәмиятле эшләр һәм патриотик акцияләр белән тулы” яңа этап башланган. Беренче адымнарны Виктория “Георгий тасмасы” акциясе, “Үлемсез полк” парады, “Аҗаган” кебек традицион чараларда катнашып башлый. Махсус хәрби операция башлану белән Алших авылы яшь армиячеләренең һәм волонтерлык эшчәнлеге киңәя.

СВО батырларына ярдәм: беренче адымнар

Беренче җитди этап — окоп шәмнәре ясау. Мәктәп укучылары һәм укытучылар окоп шәмнәре ясар өчен авыл буйлап калай банкалар җыялар. Шәмнәр мөмкин кадәр озаграк янсын өчен картон кисүнең оптималь ысулын эзләп табалар. Хезмәт бушка китми — бүгенге көндә мәктәп коллективы көче белән меңнән артык шәм ясалган, алар сугышчыларны окопларда һәм блиндажларда җылыта.

– Солдатларга ярдәм итәсе килә, чөнки анда иң көчле һәм нык рухлы ир-егетләр илебезнең тынычлыгы өчен көрәшә, — дип уртаклаша Виктория.

Кыз авылдаш солдатларның күбесен балачактан белә, алар белән аралашканы була.

Маскировка челтәрләре: яңа юнәлеш

Сугышчылардан маскировка челтәрләре турында үтенечләр килә башлагач, Виктория һәм башка волонтерлар читтә калмый. Кирәкле материаллар сатып алына, һәм укытучы Ольга Николаевна җитәкчелегендә мәктәп укучылары челтәр үрү техникасын үзләштерәләр. Бу процесс укучылар өчен файдалы гына түгел, ә искиткеч мавыктыргыч та булып чыга. Игътибарга лаек факт: волонтерлык эшчәнлеге шәмнәр һәм челтәрләр ясау белән генә чикләнми. Укучылар солдатларга хатлар язалар, өлкәннәр кием-салым һәм фронт сызыгында солдатларның көнкүрешләрен җиңеләйтә алырлык вак-төяк җыялар. Һәр хат, һәр шәм һәм һәр челтәр — ватан сакчыларына тапшырылган өй җылысының бер өлеше.

Геройлар белән очрашу - зур бүләк

Викториянең волонтерлык эшчәнлегендә хәрбиләр белән очрашулар аерым урын алып тора. Алших мәктәбе диварларында бу очрашулар традициягә әверелгән. Солдатлар балаларга посылкаларның ничек килүе, окоп шәмнәренең ничек януы, балалар хатларының күңелләрне ничек җылытуы турында сөйлиләр.

– Алар һәрвакыт бу хатларны уку нинди рәхәт булуын сөйлиләр. Шул мизгелдә син тырышлыгың бушка түгеллеген аңлый башлыйсың, — ди Виктория.

Виктория дәрәҗәле бүләккә — «Яшь армияче батырлыгы» билгеләренең II һәм III дәрәҗәләренә лаек булган. Әлеге көмеш һәм бронза билгеләр аның актив гражданлык позициясенә, уку һәм спорттагы уңышлары нәтиҗәсе.

Киләчәккә караш

Волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашуына карамастан, Виктория киләчәккә планнар кора. Ул кулына диплом алгач, бизнес һәм эшкуарлык өлкәсендә үсәргә тели, ләкин шул ук вакытта патриотик юнәлеш белән дә элемтәне саклап калырга ниятли. Кызның төп максатларыннан берсе — үз патриотик лагерен төзү.

— Мин төрле форумнарга, лагерьларга, ярышларга күп йөрдем. Кайчан да булса башка егет-кызларның да нәкъ шулай үсеш алуларын күрәсем килә, — дип хыялы белән уртаклашты Виктория.

Ул яшүсмерләр үзләрен күрсәтә, лидерлык сыйфатларын үстерә һәм үзе кебек ватанга мәхәббәте булганнарны тупламакчы.

“Аҗаган” уеннарыннан...

Виктория Кузнецова тарихы — гади волонтерлыкның җитди иҗтимагый әһәмияткә әверелергә мөмкинлегенең мисалы. Унҗиде яшендә ул Россия хәрбиләренә ярдәм итүгә үз өлешен кертте. Виктория кебек ящьләр — безнең районның чын байлыгы, өмете һәм терәге.

Әлфинур Йосыпова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев