Буа районының Аксу авылында бәрәңге ала башладылар (+фото)
Бу як “икенче икмәк”, башка төр яшелчәләр үстерүче фермерлар белән танылган як.
Бу эшкә беренче булып Илсур Йосыпов хуҗалыгында керештеләр. 20 гектар мәйданны иртә һәм уртача срокта өлгерүче сортлар били. Бәрәңгене әлегә заказ буенча кирәк кадәр генә җыялар – бүлбеләрнең эре һәм уртача зурлыктагыларын чүплиләр. Андыйлар күп, чөнки “икенче икмәк”нең уңышы әйбәт. Бу көннәрдә аны Ульяновск өлкәсенә озаталар. Йосыповларга ярдәмгә туганнары, дуслары килә. Укучылар, студентлар, пенсионерлар да булыша. Аларга хезмәтләре өчен түләү белән бергә бер тапкыр тукландыру да оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев