Буа районының Аксу авылыннан Фирдүс Салаватуллин бәрәңге алырга ашыкмаска куша
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районының Аксу авылыннан Фирдүс Салаватуллин бәрәңге алырга ашыкмаска куша

Фирдүс Салаватуллин үзенең фермерлык кырларында күпләп яшелчә, шул исәптән бәрәңге игүче буларак билгеле.

“Матбугат ру” сайтына биргән  хәбәренә караганда ул быел “икенче икмәкне” елдагыдан азрак -  ике гектарда гына утырткан. Әмма монысын казып алу да гаять авырлашкан. Яңгырлардан соң аның бәрәңге басуы яртылаш суда калган. Кырыйдан җыеп булса да, уртага кереп булмый, су кимергә дә күренми, җир дымга туенган, ди ул. Яшелчәче алган бәрәңгене берәр атна киптереп кенә базга салырга киңәш итә. Шулай да, чери, дип ашыкмаска да куша. Черегәне кырда чересен. Бер череп ала да туктый ул, ди.


Нет комментариев