Буа спортчысы Кирилл Ляукин кабат гиря спорты буенча дөнья чемпионы булды
Кичә, бүген, иртәгә

Буа спортчысы Кирилл Ляукин кабат гиря спорты буенча дөнья чемпионы булды

Бу ел аның өчен уңышлы булды — моңа кадәр ул Россия чемпионы исемен яулаган иде.

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов үзенең якташы — дөньякүләм аренада үзенең югары осталыгын тагын бер кат раслаган Кирилл Ляукин белән горурлануын белдерде.

Нью-Делида узган ярышларда спортчыбыз искиткеч җиңү яулап, гиря спорты буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булды. 78 кг га кадәр авырлык категориясендә Кирилл «озын цикл»да гиряны 80 тапкыр күтәреп, алтын медаль яулады.

Кирилл — Буа егете: нәкъ менә биредә ул зур спорт җиңүләренә беренче адымнарын ясаган. Бу ел аның өчен уңышлы булды — моңа кадәр ул Россия чемпионы исемен яулаган иде, ә хәзер бу уңышын дөньякүләм дәрәҗәдә кабатлады.

Буа спортчысы Кирилл Ляукин дөнья чемпионы булды. Р. Камәртдинов фотосы

Мондый казанышлар артында еллар буе дәвам иткән көндәлек хезмәт, ныклы күнегүләр һәм спортчының көчле характеры тора. Бу бөтен Буа районы өчен горурлык.

Район хакимияте «Россия спорты» дәүләт программасына таянып, алга таба да спортчыларга ярдәм итүне һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартларны тудыруны дәвам итәчәк.



 


Нет комментариев