Кием кибетләрендә дә, канцелярия товарларына да бүген инде чиратлар “сыегайган”.
Баксаң, мәктәпкә әзерлек уку елы башланырга бер ай кала башлана икән.

Шәһәрдәге сәүдә үзәгенең “Мәктәп формасы” дигән элмә такта урнаштырылган бүлекләрен беренче катта ук таптым. Манекеннарда башлангычтан алып өлкән сыйныфларга кадәр укучылар өчен кием-салым эленгән: ак якалы күлмәкләр, юбка-блузкалар, сарафаннар, малайларга костюм-чалбар.
- Ник июль ахырында-август башында килмәдегез? Хәзер халык азайды инде, - дип каршы алды шәхси эшмәкәр Фирдәвес Садыйкова. Аның әйтүенчә, югары сыйныфларда укучы кызлар өчен форма күлмәкләре 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр тора. Күршесендә генә башлангыч, урта сыйныфлар өчен форма сайларга була. Малайларга “тройка” 2500 сум тора, ак күлмәкләр – 600 сумнан алып, монда сәдәфе нинди булу роль уйный, чалбарлар 1300-1400 сумнан, кызларга ак блузкалар 600 сумнан 1200 сумгача, юбкалар, сарафаннар, фасонына һәм моделена карап, 600 сумнан 1000-1500 сумгача тора. Ранецлар студентлар өчен булганнары 750 сумнар тирәсе, ә мәктәпнекеләр 1400-1900 сумнар тора. Алар ортопедик букчалар, ди сптучы-эшмәкәр Алия Абзалова. Ике сатучы да товарны нигездә авыл мәктәпләрендә укучылар сатып ала, диләр. Чөнки барлык шәһәр мәктәпләрендә инде ничә елдан бирле бердәм формалар гамәлгә кертелгән.

Аларын да сораштык. “Башлангычлар өчен соры төстә сарафан, жилет, юбка, ак блузка, ә бишенче сыйныфтан алып кара зәңгәр төстәге юбка, жилет, ак блузка кияләр, формада мәктәп эмблемасы булырга тиеш”, - диделәр Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә. Башлангычларны, тегү фабрикасы белән килешеп, бердәм киендерү оештырылган.
2 номерлы лицейда 1-4 сыйныфларда кызлар өстендә кара зәңгәр сарафан, галстук һәм блузка, малайларда шундый төстә чалбар, жилетка яки пиджак, галстук, күлмәк булырга тиеш. 5-9 сыйныфларда исә кызлар кара зәңгәр төстә жилетка, юбка-“шотландка”, галстук, блузка кия, 10-11 сыйныфларда кызлар кара зәңгәр төстә юбка-“карандаш”, блузка, галстук, жилет кияләр. Казан фабрикасы белән хезмәттәшлек итәләр. Беренче үлч әүләр инде июль уртасында үткәрелгән.
1 номерлы мәктәптә шулай ук бердәм форма күптән гамәлдә булган, быел исә, икенче фирма белән хезмәттәшлек башлап, аның фасоннарын, төсләрне үзгәртергә уйлаганар.
Әлбәттә, фабрика теккән киемнәр күпкә кыйммәтрәккә төшә. Сер итеп кенә әйттеләр: җирле тегүчеләр дә шундый ук материаллар сатып алып формалар тегеп бирә, яисә бердәм формага туры китерә башлаганнар.
Ниһаять, канцелярия товарлары кибетенә җиттем. Гадәттә, биредә соңгы чиратта сатып алына торган әйберләр: ручка, карандаш, дәфтәр-линейкалар, букчалар.
Унике битле дәфтәрләр 10 сум, унсигез битлесе 14 сум, калын дәфтәрләр 40 сумнан алып, ручкалар 8 сумнан, иң гади линейкалар 20 сумнан алып. Букчалар 1000 сумнан алып. Әле тагын келәй, бетергеч, циркуль, альбом, карандашлар. Кыскасы, мин чуттан чыктым. Укучыны мәктәпкә җыюның арзанга төшмәвен генә аңладым. Үзегез санап карагыз әле. Аяк киеме, алмаш аяк киеме, спорт формасы, чәчкә бантиклар бәяләрен дә кушарга онытмагыз, яме?
Илсөяр Мөхәммәтҗанова.
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев